4 декабрьдә Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния назарәте Россия ислам институты белән берлектә күренекле татар дин эшлеклесе, дин белгече һәм Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган “XII Саматов укулары”н уздырды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов катнашты.
Шулай Саматов укуларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия мөселманнары Дини җыены Мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе Мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Когалым шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматов катнашты.
Габделхак хәзрәт – Россиядә хәзерге мөселман дини мәгариф системасы тарихында зур хезмәт куючыларның берсе булып тора. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез сала һәм уку-укыту процессы белән җитәкчелек итә, уку-укыту программаларын, планнарын әзерли, административ һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итә. Г.Саматов, дини мәгърифәт үсешенә сизелерлек йогынты ясавын дәвам итеп, 2003 елга кадәр укыту эше алып бара.
1998нче елда Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда Габделхак хәзрәт республиканың баш казые итеп сайлана. Ул бу вазифада 2006нчы елга кадәр эшли, аннан соң аны шәкерте – Җәлил хәзрәт Фазлыев алмаштыра.