tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесенең республикакүләм форумы башланды
Казанда Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесенең республикакүләм форумы башланды

Казанда Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесенең республикакүләм форумы башланды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесенең республикакүләм форумы ачылышы булды. Бәйге Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Форум катнашучыларын Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Владислав Усанов, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актер йорты директоры Эльмира Фәтхуллина сәламләде.

Дамир Натфуллин бәйгенең Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан оештырылуы турыда сөйләде. «2026 ел ул бөек шәхесләрнең юбилейларына бай булачак. Алар арасында Габдулла Тукайның 140 еллыгы аерым урын алып тора. Без аңа багышланган чараларны быел ук оештыра башладык. Бәйге дә шул юбилейга багышланачак. Иң башта бәйгене районнарда үткәрү, аннары сезне монда очрашулар оештыру өчен монда китерү – безнең министрлык өчен яңа формат. Алга таба да дәвам итәрбез», – диде ул.

Эльмира Фәтхуллина катнашучыларга Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның сәламен җиткерде. «Нәфис сүз осталары конкурсы – безнең берлекнең иң яраткан проекты. Күз алдыбызда берничә буын шигырь укучылар, шигърият һәм әдәбият сөючеләр үсте. Без сезне ихлас котлыйбыз һәм яңа дуслар табуыгызны, илһам алуыгызны, яңа белемнәргә ия булуыгызны һәм вакытны күңелле итеп үткәрүегезне телибез», – дип сөйләде ул.

Форумда сәхнә теле, хореография, вокал буенча мастер-класслар, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова белән иҗади очрашулар һәм экскурсияләр булачак.

Эльмира Фәтхуллина форумның балалар өчен зур мөмкинлекләр бирүе турында әйтте. «Әлеге конкурс унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән район этабында катнашучы балалар өчен белем бирү форумы үткәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. Гадәттә жюри әгъзалары чыгыш ясаганнан соң кыска гына фикерләрен җиткерә. Әмма жюри әгъзалары тарафыннан остаханәләр оештыру күпкә нәтиҗәлерәк. Бу – балалар өчен Казанга килү, күренекле артистларыбыз белән очрашу өчен зур мөмкинлек», – диде ул.

Программа кысаларында «Туган-батыр» мультфильмы премьерасы каралган. «Шулай ук «Ядәч» фильмының төп герое белән кызыклы очрашу булачак. Форум программасы бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән. Аралашу, иҗат һәм белем алу өчен шартлар тудыру мөһим иде. Монда тәрбияви момент та зур урын алып тора», – диде Эльмира Фәтхуллина.

Форум «Волга» яшьләр үзәгендә үтәчәкАнда Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесенең район этабында җиңгән 157 укучы катнаша. Район этабы 2025 елның 2–31 октябрендә узган. Анда Татарстанның барлык районнарыннан 1424 укучы катнашкан. Шулай ук Пенза, Түбән Новгород, Свердловск, Тверь, Ульян өлкәләреннән, Пермь крае һәм Удмуртия Республикасыннан җиңүчеләр сайлап алынган.

Ачылыш тантанасында Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортындагы «Репетиция» балалар театр студиясе чыгыш ясады. Динә Закирова «Туган тел» шигырен сөйләде.

Тантананың режиссеры, актриса, «Репетиция» балалар театр студиясе җитәкчесе, форум остазы Гүзәл Сибгатуллинаның шәкертләре дә конкурста катнашып гран-прига һәм беренче урынга лаек булганнар. «Бик күп балалар катнашты. Алар безнең беренче урыннар алдылар. Әмма форумга гран-при алучылар гына икенче этапка уза, шуңа күрә беренче урын алган балалар төшеп калдылар. Камилә Дәвлетшина һәм Сәидә Галимова гран-при алдылар. Икесе дә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр», – диде ул.

Гүзәл Сибгатуллина бик көчле балалар катнашуын әйтте. «Жюри әгъзалары да тәҗрибәле кешеләр. Репертуар да бик әйбәт. Бирелеп, аңлап материал сайладылар. Мондый бәйгеләр ешрак булсын иде. Шигырь сөйләгәндә балаларның телләре ачыла», – диде ул.

Бәйгенең республика этабы 2026 елның апрелендә узачак. Сайлап алу туры Марсель Сәлимҗанов исемендәге актер йортында, ә гала-концерт һәм республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.

  • Форум Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*