«Миллиард.Татар» китап клубы һәм «Татар китап нәшрияты» теләгән һәркемне галим-полиглот Алексей Арзамазов белән үзенчәлекле очрашуга чакыра.
Алексей Арзамазов – 20 тел белүче галим-полиглот, татар телен үзлектән өйрәнү буенча белешмә авторы.
Галим буларак, Арзамазов үз карьерасын Удмуртиядә башлаган, әмма аннары Татарстанга күчеп килгән һәм татар телен үзлегеннән үзләштергән. Хәзер исә галим бу юнәлештә үз юлын яңа гына башлаучы һәркемгә ярдәм итәргә тели.
Җанлы фикер алышу барышында очрашуда катнашучылар татар теленең полиглотны нәрсәсе белән җәлеп иткәнен, телне заманча дөньяда ничек популярлаштырырга һәм анда сөйләшеп китү өчен күпме вакыт кирәклеген белә алачак.
Чара 10 декабрь, чәршәмбе көнне, Бауман урамы, 19 адресы буенча урнашкан «Ногай» кунакханәсендә узачак. Башлану вакыты – 18:00.