Казан шәһәрендә Татарстан халыкларының Дуслык йортында шаулап, гөрләп, олы хөрмәткә лаек шәхес, гармунчы, тальянчы Разый Хәмзинның гомер бәйрәме – олуг юбилей кичәсе узды.
Юбилярны котларга якын дуслары, мәдәният эшлеклеләре, хезмәттәшләре, җитәкчеләр килгән иде.
Разый Хәмзә улы – ул үз эшенең остасы, Татарстанның һәм милләтебезнең тиңсез рухи хәзинәсе. Халкыбызның мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә һәм баетуга керткән олы хезмәте тирән ихтирамга лаек.
Россия гармунчыларының Алтын унлыгына кергән Татар гармунчылары ансамбленнән башка бер генә чара да башкалада узмый.
Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге әлеге ансамбль – Татарстаныбызның йөзек кашы. Кайсы гына чарага чакырсак та алар тулы состав белән киләләр. Без аларга моның өчен чиксез рәхмәтле.
Разый абыйны олуг юбилее белән котлап, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты Миләүшә Госманова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.



