tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Гармунчылар парады» узды
Казанда «Гармунчылар парады» узды

Казанда «Гармунчылар парады» узды

«Гармунчылар парады» – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең гармонистлар һәм үзешчән фольклор коллективларының интерактив тукталышлар белән бәйрәм йөреше (Тукай скверы – җир асты кичүе – Бауман урамындагы «Родина» кинотеатры – ТР Фәннәр академиясе – 1 Май мәйданы – Казан Кремле).

Быел парадны Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләде. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Барлыгы йөрештә 1000нән артык кеше катнашты. Алар – халык җырларын, биюләрен, инструменталь музыканы башкаручылар, солистлар һәм ансамбльләр. Катнашучлар арасында – үзешчән башкаручылар, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар булды. Фестиваль Татарстан башкаласында Россиянең төрле төбәкләреннән артистлар һәм коллективлар җыйды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*