tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар
Казанда халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар

Казанда халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар

Казанда Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Чара озак еллар Тинчурин театрыныкы булып, хәзер вакытлыча Казан Яшь тамашачылар театрына тапшырылган бинада булды.

Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова әтисен һәм Ахуновлар гаиләсен истә тотып, әлеге кичәгә килгән тамашачыларга рәхмәт җиткерде. «Әтинең китапларын укыгыз. Тиздән Татарстан китап нәшриятында тагын бер китап чыгарга тиеш. Анда мин яраткан «Йолдызлар калка» әсәре дә бар», – диде ул.

«Безнең гаиләдә биш язучы. Әти моның белән бик горурлана иде. Гаиләбездә ике Тукай премиясе лауреаты да бар. Без әтинең үрнәгендә эшләргә тырышабыз», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тамашачыларны экраннан сәламләде. «Гариф аганы соцреализм тарафдары диючеләр бар. Заманасы шундый иде. Әсәр укучыда ниндидер өмет калдырырга тиеш… Гариф аганың теле гаҗәеп үзенчәлекле. Ул асыл язучыларга хас талантка ия – мавыктыра, әсәрләрен аерылмыйча укырга мәҗбүр итә белә», – диде ул.

Гариф Ахунов турында сөйләргә сәхнәгә әдәбият белгече Фоат Галимуллин да чыкты.

Камал һәм Кариев театры артистлары язучының танылган әсәрләреннән өзекләр куйды. Тамашачыга Гариф Ахунов романы буенча Свердловск киностудиясе төшергән «Клад» фильмыннан, Татарстан телевидениесе өчен Әхтәм Зарипов төшергән «Габбас хәзрәт» телефильмыннан өзекләр күрсәтелде.

Прозаик Гариф Ахуновның шигырьләре булу һәм аларга җырлар язылу байтак тамашачы өчен яңалык булгандыр. Аның җырларын баянчы Кирам Сатиевка кушылып Зөһрә Сәхәбиева һәм Руслан Габитов башкарды.

Сәхнәгә халык җырлары белән җырчылар Георгий Ибушев, Рөстәм Насыйбуллин да чыкты. Кичәне Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев белән Фәннур Мөхәммәтҗанов алып барды.

Искә алу кичәсен драматург Хәбир Ибраһим инсценировкасы буенча режиссер Лилия Әхмәтова куйган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*