10-11 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Халыкара Евразия интеграциясе конгрессы уза. Биредә хакимият, фән һәм икътисад секторын берләштерүче аналитик мәйданчык булдыру хакында фикер алышалар.
Конгресс эшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр галимнәре, Евразия икътисади берлеге вәкилләре катнаша. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та бар.