Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәҗ нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.
Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә ачыла һәм Анадолу Сәлҗүк дәүләтенең башкаласы Конья шәһәрендә төгәлләнә.
23 ел дәвамында фестиваль нинди генә төрки кыйтгаларны иңләми?! Ул Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македания, Әзәрбәйҗан, Косово, Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән уза.
Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән бер рәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.
Әдәбият елы уңаеннан Татарстанның башкаласы Казанда үткәреләчәк быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән 100гә якын шагыйрь катнашачак. Фестивальнең җиңүчеләренә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылачак.
Фестивальне ачу тантанасы 1 октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында була. Биредә тамашачыларны чит илләрдән килгән вәкилләрнең чыгышы, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасы көтә.
2-3 октябрьдә фестиваль Татарстан Язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы генераль консуллыгында дәвам итәчәк. Биредә әдәбият сөючеләрне Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмүт Акиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемендәге салонннарда “шигъри фасыллар”, шигърият хакында фәнни чыгышлар, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләр, мастер-класслар көтә.
4 октябрь көнне кунакларның Идел буйлап Болгарга сәяхәте дә фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе булып хәтердә калыр.
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге