Казанның “Татар утары”нда “Иске Татар бистәсе үсеше һәм Кабан күлен төзекләндерү” коммерцияле булмаган җәмәгать фондын халыкка тәкъдим иттеләр. Әлеге фондны булдыру тәкъдиме белән “Татар бистәсе” җәмгыяте генераль директоры, ресторатор һәм кунакханәләр Ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов һәм Иске Татар бистәсе префектурасы чыкты.
Әлеге чарага әйдәп баручы архитекторлар, интеллигенция вәкилләре, меценатлар, дин әһелләре һәм бистә өлкәннәре, аксакаллары чыкырылган иде. Чара “Татар утары” рестораны ачылуның өч еллыгы уңаеннан оештырылды. Ресторан тарихи бинада – икенче гильдия сәүдәгәре Хәмит Сабитов йортында урнашкан.
Яңа фондның исеме үк аның максатын әйтеп тора. Зөфәр Гаязов презентациядә әйткәнчә, фондның төп максатларының берсе – Кабан күле ярындагы тарихи биналарны торгызу. 2018 елда Мәрҗани мәчете һәм “Татар утары” рестораны арасындагы йортларга һәм биналарга яңа тормыш өрү.
Гаязов сүзләренчә, яңа проект якын арада ТР Мәдәният министрлыгы белән килештереләчәк һәм Казан шәһәр төзелеше советында расланачак. “Фондны булдыру идеясе 2015 елда Кабан күле чистартылгач барлыкка килде. Без әлеге проектка шәһәрне яратучы шактый гына кешеләрне тарта алдык”, – дип сөйләде ул.
Фонд башлыгы үз проектларының республика “Яңарыш” фондына охшаш булуын билгеләп үтте, бары күләме ягыннан калышуын һәм әлегә андагы кебек меценатлар булмавын әйтте. Иске Татар бистәсе хәйриячеләре исемен атамады. Иске Татар бистәсендә Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә «Нәфис» һәм «Интехбанк» ның ярдәме тиюен әйтеп үтте. Шулай ук әлеге эштә “Шәрек” яңарыш клубының интеллигнциясе булышуын да өстәде.
Чакырылган кунаклар арасында “Иске шәһәр” префекты Марат Усманов, Россия композиторлар берлеге рәисе Рашит Кәлимуллин, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, “КамаСтройИнвест” генераль директоры Дилүс Сираҗетдинов, Россия мөфтиләр Советының попечительләр комитеты рәисе, Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм башка зыялылар бар иде.
“Биредә очраклы килеп эләккән кешеләр юк, – диде “Иске шәһәр” префекты Марат Усманов. – Монда ватанны сөючеләр һәм иске бистә патриотлары җыелды. Без алга таба да иске бистәне үстерү, яңарту буенча сезнең фикерләрне ишетәсебез килә,” диде ул.
Презентациядә ТР Президентының Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты. Фонд булдыру эшендә аның да өлеше зур. Үз чыгышында ул Иске татар бистәсен яңартуның уңышлы булуын, реставрациягә кадәр аны экскурсоводларның Атлантида дип атауларын билгеләп үтте.
“Без Иске татар бистәсендә татар мәдәнияты һәм көнкүрешенең яңарышын күзәтеп барабыз. Туристларга татарларның бик яхшы күрше икәнлекләрен күрсәтә алуыбызга бик шатбыз. Революциягә кадәр йортлар арасында капкалар да булмаган бит”, – дип сөйләде Балтусова. Шулай ук фондны төзүче Зөфәр Гаязов Насыйри һәм Мәрҗани урамнары бер урам булып яшәргә тиеш, дигән тәкъдим җиткерде.
“Татар-информ” МА