9 август көнне Горький исемендәге паркта Парклар һәм скверлар дирекциясе Казан Мэриясе белән берлектә Идел буе халыкларының яңа этник мәдәниятенә багышланган бишенче «Итиль» фестивале узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы катнашты.
«Итиль» — Идел буе мәдәниятләренең сәнгатьнең төрле юнәлешләре аша үзара бәйләнеше, күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Традиция буенча фестиваль кысаларында музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр Казан халкын һәм шәһәр кунакларын заманча форматлар ярдәмендә үз халкының мәдәнияте белән таныштырдылар.