26-28 август көннәрендә Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форум кысаларында 6 юнәлеш буенча эшчәнлек алып барылды:
1) «Медиа»;
2) «Заманча татар мәдәнияте»;
3) «Цифрлаштыру»;
4) «Татарлар тарихы»;
5) «Мәгариф һәм тәрбия»;
6) «Татар эшмәкәрлеге».
Биредә яңа фикерләр яңгырады, мөһим проектлар тәкъдим ителде.
Форум программасында пленар утырыш та булды. Аның нәтиҗәсендә 50 әгъзадан торган яңа Совет оештырылды. Совет әгъзалары бертавыштан Райнур Хәсәновны кабаттан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайлады. Аның урынбасарлары итеп Тимерхан Шәйхетдинов, Алинә Сабитова һәм Айдар Шәйхин билгеләнде. Яңа Совет ике ел дәвамында эшләячәк.
Форум мизгелләрен безнең «ВКонтакте» битендә карый аласыз.
Чыганак: TATFORUM