Бүген, 20 июльдә, башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узачак. Секция утырышларында яңгыраган фикерләр буенча резолюция кабул итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
19-21 июль көннәрендә Татарстан башкаласында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтә.
Форум кысаларында, бүген дин әһелләре 4 мәйданчыкта ислам дөньясына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.