Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр.
«Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә.
Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк.
Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны — Сәлимҗанов урамындагы «Алтын» кибетеннән җәяүлеләр юлы янәшәсендәге тал буендагы кызыл эскәмияләр. Сылтама аша кереп теркәлү узарга кирәк.