27 нче май 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә (Татарстан ур.,1) «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак.
Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Илһам Шакировны һәм заман тавышларын яңгыраткан «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
Илһам Шакировның 90 еллык юбилена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
Гүзәл Сәгыйтова: «Калеб өчен Илһам Шакиров бик якын кеше, чөнки без аның 80 яшьлек туган көнен иҗатчылар, җырчылар белән бергә кечкенә генә бәйрәм рәвешендә шигъри-музыкаль форматта уздырган идек. Бу юлы Илһам абый җырларын зур сәхнәдән яңгыратасы килде. Аның мирасы бүген күбесенчә тамашачыга яшьләр аркылы барып ирешә, шул ук вакытта «Кайтаваз» концертында кайбер башкаручыларыбыз Илһам абый җырларын беренче тапкыр җырлаячак. Легендар «Идел буе каеннары», «Сарман», «Ак калфак» һәм башкалар Калебтә туган җырлар белән үрелеп барачак, шул рәвешле үткән белән бүгенгенең диалогы туа, безнең әлеге концертлар циклының асылы да шунда».
Лилия Гәрәева: «Илһам ага Шакиров исән вакытта миңа аның белән бергә бер сәхнәдә эшләү бәхете елмайды. Бу – минем өчен аеруча кадерле истәлек. Әлеге эш тәҗрибәсенә таянып, җырчының якты истәлегенә багышланган концерт оештыру – аның иҗади мирасын саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыруга үз өлешебезне кертү ул. Шушы концертыбыз да аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Шунысы аеруча куандыра: яшьләр дә, Илһам Шакировның иҗатына нигезләнеп, иҗат итә, аның репертуарындагы җырларны башкара. Һәм бу олпат җырчыбызның легендар шәхес икәнлеген тагын бер кат ассызыклый».
Катнашалар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры. Дирижеры– Ильяс Камал.
Алып баручылар: Эмиль Талипов һәм Резеда Сәләхова.
Концерт «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru