Каз өмәсе — гореф-гадәтләребезнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар — татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Бу күркәм йолага багышланган чара Казанда ел саен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уңышлы уздырылып килә.
Бүген дә “Туган авылым” күңел ачу комплексында «Каз өмәсе ярминкәсе» узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ачты.
Биредә ярминкәдә катнашучылар татар халкының уникаль традицияләренең берсе белән таныша алды һәм фермерларның продукциясен сатып аларга мөмкин иде.
Ярминкәдә каз белән беррәттән чәкчәкләр, бавырсаклар, баллар, үлән чәйләре дә тәкъдим ителде.
Мастер-класслар, уеннар оештырылды.Чара җыр-моң белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. Бәйгедә 30 районнан уңганнар катнашып, алар 6 номинация буенча бәяләнде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.











