Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Беренчелектә бөтен Россиядән 35 төбәктән 400 дән артык спортчы катнашты. Ярышларда барлыгы 27 комплект медаль уйнатылды. Турнирның мәртәбәле кунаклары Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе Президенты Рөстәм Кәлимуллин һәм Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов булды.
Турнирның тантаналы чараларында Татарстан спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Рәиф Вафин, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов һәм башкалар катнашты. Өлкән яшь категориясендә Россия беренчелеге нәтиҗәләре нигезендә июнь аенда Казанда узачак дөнья беренчелегендә катнашу өчен ил җыелма командасы формалаштырылачак.