ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе узды
Казанда «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе узды

Казанда «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе узды

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе узды. 

Бәйге кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар Габдулла Тукай шигырьләрен төрле телләрдә сәнгатьле итеп башкарды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм өтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендәге татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимов та катнашты.

Конкурс географиясе Татарстан Республикасын (Арча, Биектау, Тәтеш, Кайбыч, Чирмешән, Аксубай, Мамадыш, Чүпрәле, Апас, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Әтнә, Сарман, Мөслим, Балтач, Актаныш, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Чистай районнары), шулай ук Чувашия, Башкортстан республикаларын; Оренбург, Әстерхан, Самара, Нижегородск, Волгоград өлкәләрен, Ульяновск, Саратов шәһәрләрен колачлый. 

Конкурс 5 номинациядә үткәрелде: «Без – Тукайлы халык»: татар телле катнашучылар шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле итеп укычылар,  «Татар теле – күңелем теле»: чит телле студентар һәм укучылар Тукай шигырьләрен татар телендә уккчылар, «Тукай моңы – җиһанда»: Габдулла Тукай шигырьләре төрле телләрдә укучылар,  «Тукай – безнең күңелләрдә» Габдулла Тукайга багышлап язылган үз шигырьләрен башкаручылар, «Габдулла Тукай иҗаты турында  әйтер сүзем»: Тукай иҗатына бәйле фәнни-тикшеренү эшләре. 

Быел бәйгедә 150 укучы һәм студент катнашкан,  алар арасында 16 фәнни эш тә булган. Кече сыйныф укучылары Тукай шигырьләренә анализ ясаса, өлкәнрәкләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәлсәфи чыгышлар әзерләгән.

Чыганак: “Мәгариф һәм уку” журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*