Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Күңел адреслары. Тукай» дип исемләнгән театр-экскурсия маршруты тәкъдим ителде.
Проект Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарны берләштерә. Шулай ук К.Тинчурин исемендәге театрда шагыйрьнең “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә нигезләнгән “Тукай. Оркестр. Ясалма фәһем” театраль тамаша күрсәтелә. Шагыйрьнең яраткан ризыклары белән чәй эчү һ. б. оештырыла.