Бүген Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләве белән башланып, алга таба Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән дәвам итте.
Шулай ук көн тәртибендә 2025 елда «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында узачак Милләт Җыенын үткәрү турында карар кабул ителде.
Быел 26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак әлеге җыенга 1 мең делегат чакырулы. Милләт Җыены белән бер үк вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышын да уздыру планлаштырыла.
Алга таба Милли Шура әгъзалары тавышка куеп «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләнүчеләр исемлеген расладылар. Быел әлеге орденга төрле елларда Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән рәисләр Индус Таһиров һәм Ринат Закиров тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, «Милләт Каһарманы» ордены – Бөтендөнья татар конгрессының иң югары дәрәҗәле бүләге. Ул татар халкының иң лаеклы шәхесләренә олы хезмәтләре өчен бирелә. Бүгенге көндә ул бары тик 4 шәхескә тапшырылды. Әлеге исемлектә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Мәхмүт Гәрәев һәм Фәрит Мөхәммәтшин бар.