tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерәләр
Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерәләр

Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерәләр

Татарстанның халык язучысы, филология һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәренә нигезләнгән күпсерияле кино төшерелә. Бу эш «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы заказы белән башкарыла. Бүген Казан федераль университеты ишегалдында фильм уңышлы булсын өчен, кинематографиядәге традиция буенча тәлинкә ваттылар. Тантаналы төстә узган чарада мәртәбәле кунаклар да катнаштылар.

«Кеше китә – җыры кала» – матур стильле әсәр. Чын Мәһдиев телендә язылган. Киләсе елга бит Бөек Җиңүнең юбилейлы елы – 80 еллыгы да. Шуңа күрә дә аеруча актуаль ул. Сугышның тыл ветераннары булган фидакарьләребезгә берникадәр игътибар җитмәде. Күбесе инде бакыйлыктадыр да. Бу фильм исә – исәннәргә дан җырлау, аларны тану һәм хөрмәтләү. Әлбәттә, җиңел әсәр түгел. Минем тамашачы буларак, нишләп башка әсәрләрен сайламадылар икән, дигән фикерем дә туды. Шул ук «Торналар төшкән җирдә», «Без – кырык беренче ел балалары»н төшерү, бәлки, җиңелрәк булыр иде», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Сез Мөхәммәт аганың повестьләрен һәм хикәяләрен укысагыз – алар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Кеше китә – җыры кала» – узган гасырның 60нчы елларга кадәр энциклопедиясе. Әсәрдә бик көчле рухлы геройлар сурәтләнә. Аларны кино сәнгатендә күзаллау да берникадәр авыр, гаять мөһим фикерләр күтәрелә анда. Мөхәммәт Мәһдиев – фәлсәфи автор, аның әсәрләрендә сюжет линияләре генә ни тора! Бу кино төшерү генә түгел. Ә татар әдәбиятенә, татар китапларына кызыксыну уяту чарасы да. Максатыбызга ирешсәк бик шәп булыр иде», – дип сөйләде ТНВ телеканалының генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

«Кино – ул халыкка иң якын сәнгать әсәрләренең берсе. Бу турыда миңа кадәр дә күпме олпат затларыбыз әйткән. Классик әсәрләр буенча фильмнар төшерү, һичшиксез, безнең әдәбиятне дә, мәдәниятне дә баетачак. Мөхәммәт Мәһдиев китапларында халыкның тормышын, гомер сулышын тасвирлаган кеше. Гомумән, әле мин университетта да аның лекцияләрен тыңлап үскәнемне әйтә алам. Алга таба да аның аралашып яшәдем», – диде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла журналистлар белән аралашканда.

Ркаил Зәйдулла ассызыклавынча, Мәһдиев үзенең иҗатында еш кына туган авылы яшәешен, якташларының көнкүрешен язган. «Аның әсәрләрендә туган авылы кешеләре прототип булган. Алар философ та, авантюрист та, яхшы мәгънәдә дивана да. Мин анда персонажлар ансамблен күрәм. Аның әсәрләрендә сюжет линиясе дә бик аз. Бу күренеш, әлбәттә, режиссёрның идеяләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Тулаем алганда, бөек әдипнең әсәрләре – ХХ гасырның – татар авылы энциклопедиясе», – дип билгеләп үтте ул.

Фильмны төшерүчеләр аның 20 сериядән торуын, Кайбыч, Теләче, Әтнә, Арча һәм Питрәч районнарында да төшерелүен билгеләделәр. Бүгеннән киноның кайбер серияләре Казанда төшерелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*