Бәйгенең әһәмияте, үзенчәлекләре, төп таләпләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Конкурсның төп максатлары түбәндәгеләр:
- иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык, кичерү кебек кыйммәтләрне, милли моңнарны халыкка җиткерү;
- иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау;
- мөнәҗәтне яңадан торгызуга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү;
- мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану.
«Әти-әниләр, әби-бабайлар мөнәҗәт аша безгә тәрбия биргән»
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсның оештыру комитеты рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчетнең гаилә әһәмиятен, кыйммәтен төрле конкурслар аша күтәрү эшчәнлеге алып баруын билгеләп узды.
Ул мөнәҗәтләр тормышыбызның асылында булуын ассызыклады. «Әти-әниләр, әби-бабайларны хәтерлибез: алар безне мөнәҗәт белән үстергән, мөнәҗәт аша безгә тәрбия биргән. Мөнәҗәтне карасаң, ул – дин, әхлак, тәрбия, пәйгамбәрләр тарихы», – ди Рөстәм хәзрәт.
Аның сүзләренчә, күп җырның мәгънәсе булмаса да, мөнәҗәтләр тирән мәгънәле булуы белән аерылып тора.
«Мөнәҗәт гаилә тамырлары белән бәйле. Хәзер без оныкларга да, мөнәҗәтләр ятлап, бәйгедә катнашырга форсат бирәбез. Алар әби, дәү әниләрен дә катнашу өчен теркәп, аларны видеога төшереп, бәйгегә җибәрә ала. Гран-при иясенә – Гомрә хаҗына юллама. «Кызым, улым, карале, Гомрәгә сәфәр оттым, Кәгъбәгә барам» дип шатлансыннар», – диде Рөстәм хәзрәт.
Яшь буенча чикләүләр юк. Теләгән һәркем катнаша ала. «Әбиләре юк икән, үзләре катнашсыннар», – диде имам-хатыйб.
«Видеоязмалар тере тавыш белән яздырылырга тиеш»
Бәйгенең оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина конкурста катнашучыларга нинди таләпләр куелганын сөйләде.
«Һәр мөнәҗәт татар телендә булырга тиеш. Видеоязмалар бернинди тавыш камералары кулланмыйча, камераны ике метр ераклыкта урнаштырып, акапелло, ягъни уен коралларыннан башка, тере тавыш белән яздырылырга тиеш. Мөнәҗәт дүрт минуттан да артмаса, яхшы булыр иде», – диде.
Бәйге 17 сентябрьдә игълан ителгән. Катнашучылар гугл-докс формасы аша 26 сентябргә кадәр катнашу турында теркәлү узарга тиеш. 27 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр видеоязмаларны kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурска кагылышлы һәр яңалык бәйгенең телеграм-каналында урнаштырыла.
Фирдания Зарифуллина әйтүенчә, Миңгол Галиев өч яшьтән алып башларга тәкъдим иткән. Шул рәвешле, яшь категорияләре түбәндәгеләр: 3-7 яшь; 8-14 яшьлекләр; 15-18 яшьлекләр; 19-35 яшьлекләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.
Конкурс ике этапта уза. Беренче тур – сайлап алу этабы – онлайн режимда. Катнашучылар юллаган видеоязмаларны жюри карап чыга.
Икенче турда махсус чара үткәрелә. Сайлап алу турыннан узган кешеләр, икенче турда катнашу өчен, 2025 елның октябрь урталарына (төгәл датасы телеграм-каналда соңрак хәбәр ителәчәк) йомгаклау чарасы – Гала-концертка чакырылачак.
Катнашучылар «соло», «ансамбль» номинацияләрендә бәяләнә.
Бәя биргәндә, хезмәтләрнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү); киемнәрнең зәвыклылыгы, миллилеге; онытылып барган, сирәк очрый торган мөнәҗәтләргә өстенлек бирү; мөнәҗәт башкару таләпләренә туры килүгә игътибар биреләчәк.
Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Конкурс йомгаклары буенча Гран-при һәм һәр яшь категориясе буенча өч призлы урын каралган. Төп бүләк – Гомрә сәфәренә юллама.
Рөстәм хәзрәт искәртүенчә, теркәлү вакытында «нинди мөнәҗәтне башкарырга җыенасыз» дигән сорау бар. Күпчелек бер үк мөнәҗәтне күрсәтсә, оештыру комитеты «үзгәртегез әле, башканы ятлап карагыз» дип мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен алар башка мөнәҗәт үрнәкләрен дә күрсәтәчәк.
«Мин 4 яшьтән үк мөнәҗәтләрдә тәрбияләнгән»
Жюри рәисе – Татарстанның халык җырчысы, профессор Миңгол Галиев.
Миңгол абый мөнәҗәт йөрәктән чыгарга тиешлеге турында сөйләде.
«Мөнәҗәт ул йөрәктән чыккан фикерләрне Аллаһы Тәгаләгә әйткән кебек. Һәр башкаручының йөзе, хәрәкәте дә эчтәлеккә туры килергә тиеш. Мөнәҗәт ягымлы аваз аша татар халкының йөрәк хисләрен аңлата. Мин дүрт яшьтән үк мөнәҗәтләрдә тәрбияләнгән», – диде Миңгол Галиев.
Ул мөнәҗәтнең ничек башкарылырга тиешлеген дә аңлатты. «Тукай теләгәнчә, авызны зур ачмыйча, хискә нигезләнеп, вокаль техника белән түгел, җан җылысы белән Аллаһы Тәгаләгә дәшү ул», – диде жюри рәисе.
Бу бәйгене Миңгол Галиев беренче сынау дип атады.
Мөнәҗәтләрне кайдан табарга?
Мөнәҗәт өйрәнергә теләүчеләр өчен берничә чыганак бар. Аларны матбугат очрашуында катнашучылар искәртте. Беренчедән, «Гаилә» мәчетендә китапханәдә мөнәҗәтләр китабы бар. «Гаилә» мәчетенә килсәгез, мөнәҗәт китапларын таба аласыз.
Миңгол Галиев фольклорчы галим Котдус Хөснуллинның мөнәҗәтләргә багышланган китабы булуын әйтте. «Анда бөтен кешегә дә җитәрлек мөнәҗәтләр бар – ноталылары, нотасызлары да», – диде. Шулай ук, Миңгол ага мөнәҗәт буенча әби-бабайларга да мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. «Өлкәннәрнең дә күңелләре җылынып китәр», – диде.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин интернетта да аудио, видеоформатта мөнәҗәтләр табып булуны әйтте. Сүз уңаеннан, ул журналистларны да бәйгедә катнашырга чакырды. «Безнең теләгебез – мөнәҗәтне популярлаштыру. Яшьләребез дә, өлкәннәребез дә катнашсын иде», – диде.
Шулай ук, бу бәйгедә бәетләр белән дә катнашып була.
«Балалар мөнәҗәтләргә бик тартыла»
Жюри составында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Фирдания Зарифуллинадан тыш, Казан шәһәр филармония артисты, Балалар филармония ансамбле җитәкчесе Гөлназ Гафурова, җырчы Гүзәлем бар.
Гөлназ Гафурова бәйгенең гаиләне берләштерү ягыннан ролен билгеләп узды.
«Ничә буынны берләштерә торган гаилә бәйрәме бит бу. Бөтен гаилә – балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә китапханәләргә, мәчетләргә барып, мөнәҗәтләр эзләячәк. Бу конкурс яшьләргә кызык булмас дип уйламагыз. Балалар мөнәҗәтләргә бик тартыла. Минем балалар филармониясендә биш елдан артык мөнәҗәтләр ансамбле бар. Балалар «әйдәгез, мөнәҗәт көйлибез» диләр. Аллаһтан бирелгән могҗиза бу. Балалар да, иншәАллаһ, конкурска тартылыр дип ышанып калабыз», – диде Гөлназ Гафурова.