tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады
Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады

Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады

Рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (30нчы октябрьдә), Казанда “Россия мөселманнарының гражданлык тәңгәллеге нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр” дип исемләнгән XIII Бөтенроссия мөселман белем бирү оешмалары укытучылары форумы ачылды. Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә үткәрелә.

Форумның беренче көне пленар утырышы күркәм гадәт буенча Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзне Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровка тапшырды. Ул чарада катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм мәчет каршындагы курслар укытучыларында зур җаваплылык ятуын билгеләп үтте, чөнки алар яшь мөселманнарны укыту һәм тәрбияләү чылбырында беренче буын булып тора.

Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директорының төбәк проектларын координацияләү һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Алексей Петров катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды Россиянең мөселман белем бирү оешмаларына һәртөрле ярдәм күрсәтә. “Без сездә электрон белем бирү ресурсларына керү мөмкинлеге булсын, барлык кирәкле дини әдәбият басылып чыксын һәм мондый форумнар, фәнни конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздыру мөмкинлеге булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, – дип билгеләп үтте фонд вәкиле. Спикер Россия ислам институтының мөселман мәгариф системасын үстерүдәге эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта Россия ислам институты Россия ислам мәгарифендә әйдәп баручы булып тора”, – дип йомгаклады сүзен Алексей Петров.

Алга таба форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисенең Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәчет каршындагы курслар укытучыларына Коръән укытуга, хафизлар мәктәбен үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. “Безнең төбәктә дини мәгариф мәсьәләләрендә зур эшләр башкарылуга карамастан, татарлар арасында Коръән-хафизлар җитәрлек түгел. Коръән – исламның нигезе, шуңа күрә аны өйрәнүнең әһәмиятен бәяләп бетергесез. Мөселман мәгарифенең бу аспектына тагын да күбрәк игътибар бирелсен иде, балаларны башта ук Коръәнне дөрес укырга һәм аңларга өйрәтсеннәр иде”, – дип билгеләп үтте Гатин.

Форумда шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин да сәламләү сүзләрен җиткерде.

Сәламләү сүзләре тәмамлангач, мөгаллимнәрне Татарстанда мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләп уздылар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медале белән Казандагы “Госмания” мәктәбе директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов һәм Әлмәт шәһәренең “Нур” мәктәбе директоры Гөлчәчәк Габдрахманова бүләкләнде, ә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хаты белән Казан ислам университеты мөгаллиме Азат хәзрәт Һадиев бүләкләнде.

Алга таба форум чыгышлар белән дәвам итте. Форумның беренче эш көнендә дини белем бирүнең гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга йогынтысы; башлангыч белем бирү процессында төрле методикаларны куллану, мөселман гаиләләре өчен өстәмә белем бирү үзәкләре, мәчетләрдә мөселман элитасы вәкилләрен тәрбияләү һ.б. темалар күтәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форумның беренче эш көнендә мәчет каршындагы курслар укытучылары катнаша. Иртәгә ул мәдрәсә һәм югары уку йортлары укытучылары катнашында дәвам итәчәк. Ике көнлек форумда барлыгы 500дән артык укытучы һәм дин әһелләре катнашыр дип көтелә.

Фотосурәтләр: Россия ислам институты матбугат хезмәте

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*