ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман инвесторлары өчен авыз ачу мәҗлесе узды
Казанда мөселман инвесторлары өчен авыз ачу мәҗлесе узды

Казанда мөселман инвесторлары өчен авыз ачу мәҗлесе узды

Рамазан-шәриф аеның 4нче көнендә (22нче февральдә), Казанда мөселман инвесторлары өчен авыз ачу мәҗлесе үтте. Әлеге чараны РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты һәм PROFLIPPER компаниясенә нигез салучы Тимур Даутов оештырды.

Ифтарда танылган эшмәкәрләр, зур инвесторлар, меценатлар, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре, шулай ук PROFLIPPER компаниясе командасы катнашты. Чарага шулай ук мөселман эшмәкәрләре һәм Татарстанның танылган дин әһелләре җыелды.

Билгеләп үтик, PROFLIPPER – күчемсез милек өлкәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитетыннан Muslim Friendly сертификаты алган беренче Россия компаниясе. Компания бары ислам финанс стандартларына туры килгән хәләл инвестицион тәкъдимнәр белән генә шөгыльләнә.

Бүгенге ифтар тәҗрибә уртаклашу, яңа элемтәләр урнаштыру һәм мөселман җәмәгатьчелеге бизнес-мохитендә хезмәттәшлекне ныгыту мәйданчыгына әверелде. Авыз ачу мәҗлесендә катнашучылар арасында Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин; РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов; Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков; Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин; PROFLIPPER компаниясенең эчке шәригать контролеры Әхмәд Әбу Яхъя; Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һ.б. катнашты.

Ифтар алдыннан Мөфти Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм ураза тотуның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында вәгазь сөйләде.

– Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыгыбызны кабул итсен, Рамазан мәдрәсәсен лаеклы үтәргә, күп дәресләр алырга, яхшы якка үзгәрергә һәм, ин шәә Аллаһ, бәйрәмне яңа туган балалардай гөнаһлардан пакьләнеп каршы алырга насыйп булсын, – диде Мөфти Камил хәзрәт.

Җыелышта катнашучыларны РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты, Казанның «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрдәнов та сәламләде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инде берничә ел дәвамында Ислам фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итүгә, мәчетләр төзүгә һәм аларны карап торуга, сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачуга, шулай ук «Авылларга ярдәм» проекты кысаларында авылларда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыра.

2026нчы ел башында Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортының яңа, өченче терминалында намаз бүлмәсен җиһазлау җаваплылыгын үз өстенә алды – ул быел ачылыр дип көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге очрашу кысаларында Казанның “Зәңгәр” мәчете әйләнә-тирәсен төзекләндерү өчен хәйрия акчасы җыю игълан ителде: мәчет янында балалар мәйданчыгы булдыру һәм мәчет янын үзгәртү көтелә.

Моннан тыш, Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Тимур Даутовка «Хозур ТВ» мөселман телеканалында яңа проектны – «Чистые деньги» тапшыруын гамәлгә ашыру башлангычы өчен рәхмәт хаты тапшырды. Исегезгә төшерәбез, кичә «Хозур ТВ» мөселман телеканалында «Чистые деньги» тапшыруының беренче чыгарылышы эфирга чыкты – ул мөселманнарның финанс белемен арттыруга, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга һәм ислам кыйммәтләре карашы буенча финанс һәм керемнәр белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуга юнәлдерелгән проект. Биредә төрле кунаклар килеп алып баручы белән әңгәмә кора. «Чистые деньги» тапшыруының кунаклары – галимнәр, эшмәкәрләр, инвесторлар һәм финансистлар. Алып баручы белән алар хәләл акча эшләү, инвестицияләр темалары буенча фикер алыша. Тапшыру шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәг. 17.30-да эфирга чыга.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*