19 март көнне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Таяк тартышу» уены буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Ярышларда 12 яшьтән өлкәнрәк 50дән артык спортчы катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәдәният һәм мәгариф комитеты җитәкчесе Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.
Ярышларны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мас-рестлинг Федерациясе оештырды. Турнирның төп максаты – традицион мәдәниятне саклау, татар халкының милли спорт төрләрен һәм уеннарын үстерү.