2026 елның 13 февралендә 18:30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» V Халыкара музыкаль-поэтик фестивале лауреатлары концерты була. Чара шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» Бөтенроссия музыкаль-поэтик фестивале «Арт-Линия» Сәнгатькә ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә.
Концертта яшь музыкантлар һәм сәнгатьле укучылар, шулай ук узган еллардагы фестиваль лауреатлары катнаша. Алар рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Сергей Рахманинов, Николай Римский-Корсаков, Людвиг Бетховен һәм башка танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкарачак.
Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыклары фестивальнең мәртәбәле кунаклары булачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar