tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Нәүрүз” VII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак
Казанда “Нәүрүз” VII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак

Казанда “Нәүрүз” VII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак

2022 елның 6-12 июнендә Казанда республикабызның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга – “Нәүрүз” VII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак. Форумның хедлайнеры – Россиянең иң популяр театрларының берсе – Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры (Мәскәү шәһәре).

“Форум елдан-ел үсә, аның географиясе дә киңәя. Болар катнашучылар санында да, темаларда да ачык чагыла. Чөнки театр – ул сәхнә сәнгате генә түгел, ә театр сәнгатен оештыруның бик катлаулы процессы. 250дән артык катнашучы. Быел беренче тапкыр оештыру кертеме булдырылды, әмма бу катнашучыларны туктатмый. Саннарга карап, форумга зур кызыксыну булуын күрәбез. Камал театры гына түгел, Казанның башка театраль мәйданнары да катнашачак. Шунысы да әһәмиятле – безнең форумыбыз оффлайн рәвештә дә, онлайн форматта да узачак”, – диде Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Гадәттәгечә форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, актер һәм курчак театры режиссеры сәнгате буенча мастер-класслар, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театр тәнкыйтьләре, театрның әдәби өлеше һәм сәнгать-куелыш өлеше буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәреләчәк.
Фестиваль-форумның педагоглары Россия һәм БДБ илләреннән театр сәнгате һәм менеджментының әйдәүче белгечләре булачак. Форум кысаларында шулай ук Милли театрлар ассоциациясенең белем бирү программасы да булачак.

“Чыннан да, форум зур. Саннарга күз салсак: 32 педагог, 11 секция, 258 катнашучы, 67 онлайн катнашучы. Иң популяр секция — менеджмент. Дөрес әйттеләр: театр бүген ул – спектакльләр генә түгел, ә аны оештыру технологиясе дә. Ул әйберләр безгә дә керә башлады. Минемчә, кызыксыну шуңа күрә дә бик зур. Дөрестән дә, география шаккаткыч: Ханты-Мансийск, Ургут, Дагестан, Карелия, Кырым, Марий-Эль, Омск, Тверь, Махачкала.

Миңа калса, бу форум Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә зур вакыйга булачак”, – диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*