tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Печән базары” фестивале узачак
Казанда “Печән базары” фестивале узачак

Казанда “Печән базары” фестивале узачак

24-25 август көннәрендә “Печән базары” татар шәһәр мәдәнияте фестиваленә рәхим итегез. Чара Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында узачак.

Ачык һавада кул эшләнмәләрдән милли дизайн-маркет, аш-су, лекторий, җанлы музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар булачак.

Катнашучы булу өчен, ягъни үз продукцияңне маркетта күрсәтү өчен, онлайн-гаризаны  сылтама буенча 9 августка кадәр тутырырга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*