tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда революциягә кадәр яшәгән татар дин әһелләре тормышы турында тикшеренү әзерләнде
Казанда революциягә кадәр яшәгән татар дин әһелләре тормышы турында тикшеренү әзерләнде

Казанда революциягә кадәр яшәгән татар дин әһелләре тормышы турында тикшеренү әзерләнде

Казан федераль университеты докторантурасында тарихчы галим, педагог, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Әмишовның «XIX гасырның икенче яртысында-XX гасыр башында Россия империясенең Идел – Кама буе мөселман дин әһелләренең көндәлек тормышы» темасына докторлык диссертациясе яклауга әзерләнә. Күпьеллык фәнни тикшеренү революциягә кадәр яшәгән татар муллалары, ишаннары һәм абыстайларының тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарихчы белән очрашуларның берсендә әлеге диссертация белән танышты, Рәшит Ильяз улына башкарылган эше өчен рәхмәт белдерде, мөһим фәнни хезмәтне бастыруга үз фатихасын бирде.

“Тикшеренү темасы үзенчәлекле һәм кызыклы, – ди автор. – 100-150 ел элек яшәгән мулла, ишаннар һәм абыстайларның тормышы татар тарихы һәм ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Дин әһелләре, идеологлар буларак, татар җәмгыятенең зыялы катлавын тәшкил иткән һәм аның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында мөһим социаль роль уйнаган, татарларны милләт буларак саклап калырга, үстерергә һәм формалаштырырга ярдәм иткән”.

Докторлык диссертациясе Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан язылган һәм Идел-Кама буенда мөселман дин әһелләренең көндәлек тормышы, Россия империясенең хокук җирлегендә яшәеше мәсьәләләре, аның Идел-Кама мөселман мәхәлләсе тормышындагы роле, мөселман дини корпорациясе эчендәге мөнәсәбәтләр, мөселман мәхәлләсе дин әһелләренең социаль хәле, көнкүреше, гаилә рәвеше, матди хәле, көн тәртибе, кием-салым, ял һ. б. темаларга багышланган 7 бүлектән тора.

Әлеге хезмәт – XIX гасырның икенче яртысы-XX гасыр башында Идел-Кама буенда гомер иткән мөселман дин әһелләрен, иҗтимагый институт буларак, беренче тапкыр комплекслы, гомумиләштереп һәм берничә баскычлы итеп өйрәнгән тикшеренү. Хезмәт үзәк һәм төбәк архивларыннан алынган архив чыганакларын системалаштыруга һәм анализлауга нигезләнә, аларның шактый өлеше фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән. Закон актларын, эш кәгазьләрен, шәхси чыганакларны, әхлакка чакыручы басмаларны һәм публицистиканы үз эченә алган чыганаклар төрлелеге исә, мәхәллә булып яшәүче дин әһелләренең көндәлек тормыш үзенчәлекләрен ачыклап кына калмыйча, социаль хәлен, аларга дәүләт сәясәтенең һәм, гомумән, Яңа вакыт чорының ни дәрәҗәдә йогынты ясавын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Гамәли яктан караганда, диссертация материаллары Россиядә исламның тарихи әһәмиятен аңлау өчен мөһим, дини оешмалар белән элемтәләрне ныгыту буенча дәүләт сәясәтен эшләгәндә файдалы; аны хәзерге мөфтиятләр һәм мөселман мәхәлләләренең эшчәнлегендә кулланырга мөмкин. Диссертациядә формалаштырылган нигезләмәләр хәзерге вакытта мөселман дин әһелләре институтын торгызу юнәлешләрен билгеләү, Россиянең геосәяси мәнфәгатьләрен исәпкә алып, яңа шартларда дин әһелләренең роле турында фикерләү һәм илнең рухи иминлеген тәэмин итү өчен файдаланылырга мөмкин. Тикшеренү татар халкында милли, дини традицияләрне торгызу буенча төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге проектлар булдырганда да кулланыла ала. Материалларны шулай ук белем биргәндә, Россиядә ислам тарихын, XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында татар халкы тарихын өйрәнгәндә, тарих, туган якны өйрәнү, дин белеме, мәдәният буенча курслар әзерләгәндә, уку әсбаблары әзерләгәндә файдаланырга мөмкин.

Рәшит Әмишов диссертацияне язганда ярдәм иткән һәм юнәлеш биргән Аллаһ Тәгаләгә, әти-әниләренә, барлык остазларына, күренекле тарихчы галимнәргә, Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга, тарихчы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдиновка, тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховка, тарихчылар Илдус Заһидуллин һәм Данияр Гыйльметдиновка һәм башка бик күпләргә ихластан рәхмәт белдерә.

Тарихчы, докторлык диссертациясен эшләгәндә, «Татар дин әһеле Нургали Хәсәнов» дигән күләмле монографиясен бастырып чыгарды. Әлеге хезмәттә беренче тапкыр күренекле татар дине әһеленең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар басылды. Совет елларында аның исеме, шәхесе һәм рухи мирасы хаксыз рәвештә онытылган иде. Нургали Хәсәнов (1852-1919) – Урта Идел буеның абруйлы татар дин әһеле, шәех, ахун. Ул 30 елдан артык Буа мәдрәсәсен җитәкли, күпсанлы күренекле шәкертләр укытып,  тәрбияләп чыгара. Үзенең күпкырлы тормышы һәм дини-мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән ул татар халкы тарихында сизелерлек эз калдырды. Аның казанышлары Россия һәм Госман империясе хакимияте тарафыннан танылган, алар аны югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләгән. Сезнең игътибарга әлеге китапның рус һәм татар телләрендәге электрон вариантын тәкъдим итәбез.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*