tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Россия дәүләтен формалашуда татар морзаларының роле» конференциясе узды
Казанда «Россия дәүләтен формалашуда татар морзаларының роле» конференциясе узды

Казанда «Россия дәүләтен формалашуда татар морзаларының роле» конференциясе узды

Бүген, 25 февральдә, Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 30 еллыгына багышланган «Россия дәүләте формалашуда татар морзаларының роле» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чараны, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура белән берлектә, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих Институты үткәрде. Конференция Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе һәм Кырым Республикасы татар морзалары җыелышлары катнашында узды.

Очрашу катнаш форматта (онлайн һәм офлайн) үткәрелде.

Конференциянең модераторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Кунакларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Шулай ук катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм тарихчы, тарих фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, ТР ФА академигы Радик Салихов мөрәҗәгать итте.

Конференциядә Мәскәү, Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Тобольск һәм Төркиядән татар морзалары катнашты.

Конференциядә катнашучылар Россия һәм татар халкы тарихы турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Очрашу ахырында резолюция кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*