Татарстан районнарында июнь башыннан Сабан туе гөрләп уздырылды.
Җәйнең тагын бер көтеп алынган Казандагы Сабан туена да күп калмады. Милли бәйрәмебез 21 июньдә барлыгы өч мәйданчыкта узачак: Мирный, Дербышки һәм Аккош күлендә. Программа 9.00 сәгатьтән 16.00 кадәр барачак.
Аңа кадәр Казанда, 19 июньдә, «Сабантуйга бүләк җыю» була. Йөреш дүрт маршрут буенча узачак, дип сөйләделәр матбугат конференциясендә.
«Казан Сабан туеның да үз традицияләре бар. Ел саен Сабантуйдагы уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне хөрмәтләү өчен бүләк җыю оештырыла. Сабантуйның үзенә килгәндә, Мирный поселогындагы локациясендә 11 муниципалитет үзләренең ишегалларын тәкъдим итүе көтелә. Анда халык иҗаты, балалар өчен программа да күрсәтеләчәк», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Бүләк җыю Казан Кремлендәге ТР Рәисе резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буйлап, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан башлап Пушкин урамы аша үтәчәк. Шулай ук «Туган авылым» комплексыннан алып Миңнуллин урамында һәм Иске Татар бистәсендә оештырылачак. Бүләкләр җыеп алганнан соң, 13.00 сәгатьтә халык Яңа Камал театры янындагы мәйданчыкка җыелачак. Биредә кунаклар һәм шәһәр халкы өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Сабан туенда катнашачак артистлар:
Мирныйда — Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һәм башкалар;
Аккош күлендә — Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Илмира Нәгыймова һәм башкалар;
Дербышкида — Марат Яруллин, Илгиз Шәйхразиев, Венера Ганеева, Марина Карпова, Артур Минһаҗев, «Ворожея» ансамбле.
фото: Фирүзә Вәлиева
Чыганак: idel.top