16 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган Сабагтуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлары өчен семинар-практикум башланып китте.
Өч көн буена төрле илләрдән килгән татар җәмгыятьләре вәкилләренә Сабантуйны оештыру, бизәү нечкәлекләрен Казанның төрле мәдәният оешмаларын һәм уку йортларында эшләүче белгечләр өйрәтәчәк. Шулай ук көреш буенча ярышларны оештыру серләрен Бөтенроссия көрәш Федерациясе рәисе Җәүдәт Миңнәхмәтов аңлатачак.
Семинарда катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа да төзелгән. 16 апрельдә алар Г.Камал исемендәге татар академия театрында Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Бабайлар чуагы” спектаклен карадылар. 18-19 апрельдә Сабантуй сабакларын алучылар Татар бистәсе комплексына һәм Болгарга барачаклар.
Семинарга катнашучылар укулары тәмамлангач тиешле сертификат алачаклар.
Барлыгы семинарга 9 илдән 23 кеше килгән. Иң зур делегация, укучыларның яртысы диярлек – Казахстаннан.