tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуйның абсолют батырларын билгеләделәр
Казанда Сабантуйның абсолют батырларын билгеләделәр

Казанда Сабантуйның абсолют батырларын билгеләделәр

Казанда Сабантуйның абсолют батырларын билгеләделәр – татар халык бәйрәме бүген милли көрәш буенча тамашалы көрәш белән тәмамланды. Өч мәйданчыкта берәр җиңүче билгеләнде. Ярышларда барлыгы 250-дән артык көрәшче катнашты. Абсолют батырларга төп призлар – автомобиль һәм бәрән тапшырылды.

Идел буе районының Мирный поселогында узган ярышларда 90-нан артык көрәшче катнашты. Җиңүне Казаннан Лениз Абдуллин яулады.

Совет районының Дәрвишләр бистәсендә узган ярышларда Әлмәт районыннан Радик Сәлахов абсолют батыр булып танылды. Ул җиңүне 80 көндәшеннән яулап алды..

Киров районының Аккош күле урман-парк зонасында узган ярышта Казаннан Фирдүс Зәйнуллин җиңүче булды, ул шулай ук 80 кешене узып китте.

Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында абсолют җиңүчеләр билгеләнде: Совет районында Ранил Хәйретдинов, Киров районында – Рүзәл Баһиров, Идел буе районында – Рәшит Сибгәтуллин. Аларның барысына да ТР Президенты исеменнән смартфоннар тапшырылды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*