tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Семей шәһәренең “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты узды
Казанда Семей шәһәренең “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты узды

Казанда Семей шәһәренең “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты узды

Бүген, 8 ноябрь, Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Казакъстан Республикасының Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул тамашачыларны сәламләде һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” бүләкләрен тапшырды.

“Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара Берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән Казакъстан Республикасы Абай өлкәсе Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзалары Вахитова Надия Хәсән кызы, Мөсәлимова Альмира Ринад кызы һәм Салихов Рафат Фатыйх улы бүләкләнделәр.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен “Бөтендөнья татар конгрессы”ның Рәхмәт хаты белән Семей шәһәре мәдәният сараеның  “Иртыш моңнары” татар халык җыр һәм бию ансамбле әгъзалары, Семей шәһәре мәдәният сараеның “Истәлек” татар халык фольклор-этнографик ансамбленең  гармунчылар һәм ирләр вокаль төркеме әгъзалары бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*