ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышырга мөмкин булачак
Казанда шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышырга мөмкин булачак

Казанда шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышырга мөмкин булачак

28 февральдә Татар китабы йортында «Без үстергән нәсел агачы» балалар һәм әти-әниләр өчен шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышу узачак.

Китап 2025 ел азагында Татарстан китап нәшриятында басылды. Китап «Үз телем» бәйгесе кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән нәшер ителде.

Китапта балалар өчен кызыклы мәгълүмат һәм биремнəр, əти-əнилəргə багышланган өлешендә тарихи мəгълүмат, ачык чыганакларга сылтамалар, инструкциялəр тупланган. Бу əсбап белəн эшләгәндә гаилəнең барлык əгъзалары катнашса, гаилə җеплəре тагын да ныгыр, китап игътибарны милли үзенчəлеклəргə һəм байлыкларга юнəлтер, төпле, тирəн фикерле, киң карашлы шəхес үстерүгə сəбəпче булыр, диелә хәбәрдә.

Презентация дәвамында китапның авторы Диләрә Гафиятуллина, мөхәррир Айсылу Галиәхмәтова һәм рәссам Алия Шәвәлиева белән аралашу, китап серләре, шәҗәрә һәм нәсел бәйләнеше турында сөйләшү булачак. Шулай ук балалар өчен түшбилге ясау буенча остаханә узачак. Катнашу бушлай, сылтама аша теркәлергә кирәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*