tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!»
Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!»

Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!»

Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе тәмамлана.

Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.

«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.

Шарт буенча бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт.

Моның өчен 2025 елның 15 августына кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.

Бәйгенең нигезләмәсе белән kzn.ru сайтында һәм беркетелгән файлда танышырга мөмкин: kzn.ru/meriya/isp

Искәртеп узыйк, беренче тапкыр «Саумы, Казан!» конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелде. Беренче конкурста каләм ияләре үзара көч сынашты. Иң яхшы дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде. 2023 елда узган бәйгедә рәссамнар көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәсе буларак Казан Кирмәненең Гавами урыннарында күргәзмә оештырылды, открыткалар җыентыгы дөнья күрде.

2024 нче елда меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Рәсәй төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча заманча сәнгать галереясында күргәзмә оештырылды.

Чыганак: Казан шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*