18 декабрьдә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган конференция узачак. Бу хакта мәгърифәтче, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова сөйләде.
Ул үзе конференциянең пленар өлешендә «Сөембикә һаман халык күңелендә» дигән доклад белән чыгыш ясаячак. «Сөембикә – олы тарихыбызда ничә гасырлардан бирле халыкның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра да, азатлыкка омтылышыбызда үрнәк өлге дә», – ди Тәэминә Биктимерова.
Шул ук көнне кичке 19:00 сәгатьтә филармониядә концерт та узачак.
Гөлнар Гарифуллина