tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда тальянчылар очрашты
Казанда тальянчылар очрашты

Казанда тальянчылар очрашты

Чараны 35 ел дәвамында тальян гармуннар ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мохияровның укучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Харисов оештырды. Аның кебек оста Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр, мөгаен. Ул гармун телләрен дә үзе җиздән ясый икән.

Айрат әфәнде остаханәсеннән чыккан тальяннар илебез буйлап таралганнар. Июнь башында узган кичәгә Айрат әфәнде ясаган инструментта уйнаучы 30 гармунчы килде. Араларында Самараның танылган гармунчысы Мидхәт Әминов Мидехат Аминов та бар иде. Сүз уңаеннан, Татарстаннан читтә яшәүче гармунчылар арасында Мидхәт абый Айрат Харисов тальянында уйнаучы бердәнбер гармунчы. Очрашуда шулай ук Фән Вәлиәхмәтов, Ренат Вәлиев кебек данлыклы артистлар һәм мәрхүм Рәстәм Вәлиевның легендар тальянкасы да катнашты.

– Кунаклар арасында Адель Җәләлиев, Риф Кәлимуллин кебек яшь гармунчылар булуы куандырды. Бәлки тальяныбызның киләчәге өметледер, – дип сөйли Мидхәт Әминов.

“Башкортостан курайны югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Хәзер андагы сәнгать академияләрендә курайчылар классы да бар. Ә без, тальян гармуны татар инструменты дип масайсак та, сәхнәдә сирәк күрәбез. Айдар Фәйзрахманов һәм Фән Вәлиәхмәтовтан башка кем тальянда уйный?” — дип сөйләгән булган гармуннар остасы Айрат ага бер әңгәмәсендә. Кызганыч, әмма аның сүзләре хак.

Очрашуда тальянчылар яраткан уен коралларында рәхәтләнеп уйнадылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм мондый очрашуларны киләчәктә Казанда һәм регионнарда ел саен оештырырга кирәк, дигән карарга килделәр.

Әлеге кичә турында ишетеп белгән иллеләп тальянчы, Айрат Харисовка шалтыратып, киләсе очрашуларда катнашырга теләк белдергәннәр. Ә Самара өлкәсендә мондый чара оештырыла калса, катнашучылар булырмы икән?

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*