1 июньдә Казанда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачыла.
Тантаналы ачылышның программасы:
11.00 — 12.00 «Матур туганда» — иммерсив экскурсия
12:00 — 13:00 Рәсми ачылу тантанасы
13:00 — 16:00 «Иҗади лаборатория» — балалар һәм студентлар өчен уку-укыту һәм күңел ачу чаралары:
- «Китапта кунакта» — нәниләр өчен махсус программа
- «Минем беренче китабым» — үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс
- «Әбүгалисина» — студентлар өчен интеллектуаль уен-квиз
16:00 — 19:00 «Китаплар яшәгән йортта…»
- татар китабы йорты эскпозициясен һәм фондларын тупларга ярдәм иткән галимнәр, язучылар белән очрашу
- экспозицияләрне һәм фондларны туплау буенча кыскача ликбез
19:00 — 21:00 «Матур туганда» — иммерсив экскурсия