“Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кызчыгы — 2018” бәйгесенең финал өлеше булып узды. Чара быел беренче тапкыр оештырылды. “Татар кызчыгы -2018” исеменә Казан шәһәре районнарының балалар бакчаларында узган сайлап алу турларында җиңүче 8 нәни кыз көч сынашты.
Бәйгедәге нәни кызлар үз-үзләре белән таныштырдылар, бармак уеннары мисалларын күрсәттеләр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Бәйгенең гран-при бүләгенә Диләрә Талипова лаек булды.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.