tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызы – 2025” ярымфиналы старт ала
Казанда “Татар кызы – 2025” ярымфиналы старт ала

Казанда “Татар кызы – 2025” ярымфиналы старт ала

Бүген, 11 август көнне, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар кызы – 2025” Республика конкурсы ярымфиналына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Халыкара “Татар кызы” конкурсы дирекциясе президенты, Чиләбе өлкәсе татарлар конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова, дирекциянең башкарма директоры, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, программалар директоры Айзилә Салахова, катнашучылар белән эшләү кураторы һәм координаторы Айгөл Котдусова, драматург, сценарий авторы Резедә Зәйнетдинова, нәфис сүз остасы, педагог Инсаф Абдуллин катнашып, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Лена Колесникова билгеләп үткәнчә, “Татар кызы” проекты елдан-ел киңәя, географиясе зурая, һәм ул бары тик гүзәллек ярышын гына түгел, ә татар кызларының мәдәни мираска мөнәсәбәтен, фикерләү офыгын, иҗади сәләтләрен күрсәтү мәйданы булып тора.

Оештыручылар әйтүенчә, 2025 елның 11–16 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак ярымфиналда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән иң иҗади һәм белемле кызлар катнашачак. Алар милли гореф-гадәтләр, тарих, мәдәният буенча белемнәрен сынаячак, сәнгатьле чыгышлар ясаячак, иҗади биремнәр үтәячәк. Конкурсның быелгы форматы традицияләрне саклап кала, шул ук вакытта эчтәлеге ягыннан баетылып, катнашучыларның эчке дөньясын, шәхси карашларын, милли үзаңын тирәнрәк ачуга юнәлтелгән.

Халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесенең финалына узу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 30га якын кыз көч сынашачак. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча финалга 12 финалистка сайлап алыначак. Алар бер атна дәвамында Казанда яшәп, вокал, хореография, нәфис сүз буенча остазлар белән шөгыльләнәчәк, шулай ук Татарстанның танылган хатын-кызлары белән очрашачак. Бу елгы бәйге шәхес һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә һәм татар анасы роленә багышланган.

Конкурсның зур финалы 10 сентябрьдә Оренбург шәһәренең “Газовик” мәдәният һәм спорт сараенда узачак. Әлеге бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән мәртәбәле кунаклар, милли җәмгыять вәкилләре җыелачак.

Җиңүче кызга күчмә таҗ, милли бизәнү әйбере — хәситә һәм Lada Granta автомобиле тапшырылачак. Шулай ук ул “Татар кызы” проектының мәдәни илчесе буларак, киләсе ел дәвамында төрле төбәкләрдә һәм илләрдә татар мәдәниятен таныту чараларында катнашачак.

Гала-концерт финалистларның чыгышлары, музыкаль һәм бию номерлары, милли сәнгать осталарының һәм заманча иҗатчыларның чыгышлары белән баетылачак. Тамашачылар Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бай программасын, шулай ук альтернатив һәм классик музыка башкаручыларын күрергә мөмкин булачак.

“Татар кызы – 2025” проекты Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара “Татар кызы” конкурсы дирекциясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Әлеге бәйге — милли мәдәниятебезнең кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү, татар кызларының зирәклеген, тапкырлыгын, осталыгын һәм матурлыгын дөньяга таныту максатын куя.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*