Татарстан башкаласының 96 гимназиясендә “Татар кызы” бәйгесендә катнашучы 7 кызның һәркайсы диярлек җиңүче калфагын яуларга әзер иде. Бу дәрәҗәле исемне яулаган Алсу Хөсәенова Вахитов районы кызлары ярышында катнашып, алдынгы урыннарга дәгъва итәргә җыена.


Һәр кыз кабатланмас үзенчәлеккә ия иде! Беренче санлы дәгъвачы Ралина Худякова татарча сөйләшү, милли кием буенча “йолдыз” булмаса да, үзенең зифа буе, чибәрлеге, скрипкада татар көйләрен башкаруы белән залның игътибарын үзенә җәлеп итеп. Зилия Хәбибуллина (№2) кебек оста биюче, Лиана Хисаметдинова (№4) кебек шигырь сөйләүче, Зарина Сафиуллина (№5) кебек җырлаучы, Энҗе Хәерова (№6) кебек шигырь иҗат итеп, туган тел кадерен белүче, Венера Тимофиева (№7) кебек ихлас чыгыш ясаучы соклану һәм гаҗәпләнү хисләре уяттылар. Таләпчән жюри әгзалары җиңүче калфагын Алсу Хөсәеновага тапшыру очраклы түгел, чөнки Алсу чыннан да татар телен белүе белән дә, җыр-бию осталыгы белән дә, милли азыкларны тәкъдир итүдә дә үрнәк булырлык. Дәгъвачыларның күбесе иҗади һәм фәнни казанышлары өчен дипломнар белән бүләкләнгән.
Әгәр дә рус гимназияләре арасында татар теле, мәдәнияты буенча ярыш оештырылса, Казанның 96 гимназиясе мөгаен иң алдынгы сафлар булыр иде. Укытучылар фикеренчә, соңгы вакытта татар телен туган теле дип санап гариза язучыларның саны арта төшкән. Куанычлы факт бу!
Римзил Вәлиев
