«Татар җыры» фестивале гала-концерты ачылышында беренче «Алтын барс»лар тапшырылды. Быелгы лауреатлар – Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин, рэпер Нурминский һәм Шәрәпҗан (Рамил Шәрәпов).
Беренче сыннарны Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов тапшырды.
«Татар җыры» фестивале «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров залында зур гала-концерт белән тәмамланачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar