3 – 5 октябрьдә Казанда «Төрки дөнья» беренче халыкара музыка фестивале уздырыла.
Фестивальне Мәдәният министрлыгы һәм – Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге оештыра. Ул ике күренекле вакыйгага – Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 75 еллыгына һәм ТӨРЕКСОЙның 20 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте