tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Туган якны өйрәнүче татарларның Бөтенроссия түгәрәк өстәле узды
Казанда Туган якны өйрәнүче татарларның Бөтенроссия түгәрәк өстәле узды

Казанда Туган якны өйрәнүче татарларның Бөтенроссия түгәрәк өстәле узды

Бүген, 28 ноябрь көнне, Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтенроссия фәнни-гамәли түгәрәк өстәл-конференция узды. Очрашу офлайн һәм онлайн форматта оештырылып, галимнәрне, тикшеренүчеләрне, журналистларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен бер мәйданга җыйды.

Түгәрәк өстәлнең модераторы буларак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов чыгыш ясады.

Чара татар халкы өчен әһәмиятле тарихи даталар белән туры килде. Алар арасында — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Каюм Насыйриның 200 еллыгы, Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына әзерлек эшләре.

Конференция барышында Казанда 2025 елда басылып чыккан яңа фәнни һәм туган якны өйрәнү китаплары тәкъдим ителде. Кунакларга Татарстан районнарына, Россия төбәкләренә, Беларусь һәм Казакъстанга эш сәфәрләре вакытында тупланган видео һәм фотоматериаллар да күрсәтелде.

Чараны оештыручылар ассызыклавынча, Туган якны өйрәнү — Бөтендөнья татар конгрессының «Татарлар – гамәл стратегиясе» проекты кысаларында стратегик юнәлеш булып тора. Ул тарихи хәтерне саклау, милли үзаңны ныгыту, татар халкы мирасына ихтирам тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

Утырышта катнашучылар 2025 ел нәтиҗәләрен бәяләп, киләсе елга төп бурычларны билгеләделәр: географияне киңәйтү, яшь тикшеренүчеләрне җәлеп итү, экспедицияләр эшен активлаштыру һәм архив материаллары белән эшләүне камилләштерү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*