tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Урал татарларының төбәк тарихы, мәдәниятенә керткән өлеше турында фикер алыштылар
Казанда Урал татарларының төбәк тарихы, мәдәниятенә керткән өлеше турында фикер алыштылар

Казанда Урал татарларының төбәк тарихы, мәдәниятенә керткән өлеше турында фикер алыштылар

20 ноябрь көнне  Казанда «Урал татарлары. Исеть, Синара һәм Миасс елгалары бассейны төбәкләрендәге татар торак пунктлары һәм татар халкының күренекле эшлеклеләре: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган VII Бөтенроссия конференциясе булып узды.

Чара «Идел-Урал төбәге татарлары: тарих һәм хәзерге заман» XII Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы һәм IV Камал (Бәгәрәктамак) фәнни-туган якны өйрәнү укулары кысаларында үтте.

Конференция Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында 10:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр узды. Чарада катнашучылар Урал татарларының тарихи мирасы, мәдәни традицияләре һәм ил үсешендәге роле турында фикер алыштылар.

Элегрәк Казанда «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе» Бөтенроссия конференциясе башлануы турында хәбәр ителгән иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*