tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Ураза гаете уңаеннан “Рамазан Фест” узды
Казанда Ураза гаете уңаеннан “Рамазан Фест” узды

Казанда Ураза гаете уңаеннан “Рамазан Фест” узды

Кичә Казанда Ураза гаете уңаеннан “Рамазан Фест” узды. Быел “Рамазан Фест” шәһәркүләм гаилә фестивале берьюлы өч урында оештырылды.

Татарстанның танылган артистлары чыгышлары яңгыраячак төп сәхнә Г.Камал театрының иске бинасы мәйданында урнашты. Театр янәшәсендә шулай ук фуд-корт оештырылды, ә Кабан күле буенда “Опен-маркет Хәләл” узды: милли кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм тәм-томнар тәкъдим ителде, җирле осталарның кул эшләре белән танышырга һәм уникаль бүләкләр сатып алырга була иде. Каюм Насыйри урамында зур программа һәм күренешләр белән Балалар сәхнәсе эшләде, биредә алар, мәсәлән, алфавитның югалган хәрефләрен эзләп таба алды. Әлеге чарада шулай ук балалар өчен бушлай мастер-класслар үткәрелде, аниматорлар һәм ходулистлар кунакларны төрле күңел ачулар белән сөендерде.

“Рамазан Фест” сигезенче ел рәттән инде милләтенә һәм дини карашларына бәйсез рәвештә шәһәр халкын һәм кунакларны бер мәйданга җыеп китерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*