tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак
Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Мөхәррам аеның 13нче көнендә (19нчы июльдә), Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19нчы июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 12 ел тулачак.19нчы июль көнне иртәнге сәг. 08.00-дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак. Моннан тыш, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Апанай мәдрәсәсендә “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. Җыелышта фән эшлеклеләре, татар зыялылары һәм хәзрәтләр, шул исәптән Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, шулай ук ТР Рәисе администрациясе, ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Көн тәртибендә – гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге проблемалар буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын эзләү. Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Гакыйдә ән-Нәсәфия” китабы тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*