2024 елның 9 – 11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә VII Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда катнашырга 19 регионннан 50гә якын каләм ияләре җыелачак.
9 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу планлаштырылган. Биредә регионнан килгән баш мөхәррирләрнең хисапларын тыңлау узачак.
10 октябрь көнне Татарстанның Әтнә районына бару каралган. Журналистларга район буенча экскурсия һәм җирле җитәкчелек белән очрашу оештырылачак. Шулай ук алар Ш.Мәрҗани музеена , С.Хәким музеена һәм Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеткә сәяхәт кылачаклар.
11 октябрь көнне форумның ябылу тантанасы узачак. “Хәбәр” журналистлар бәйгесе һәм “Мин – укытучы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылачак.