Фестиваль 2009 елда барлыкка килә. 2019 елдан аны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра. Биредә төрле өлкәләрдән килгән театр коллективлары спектакльләр тәкъдим итә.
Быел фестивальнең концепциясе үзгәрде һәү Татарстанның яшь режиссерлары өчен мәртәбәле педагоглар тарафыннан уку-укыту программасы да алып барылды. Спектакльләр ике юнәлеш буенча алып барылды: «Һөнәр-Мастер» һәм «Һөнәр-Дебют».
Моннан тыш, быел яңа премия булдырылды. Габдулла Кариев исемендәге театрның нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган махсус премиягә Әтнә театрыннан Дамир Сидеев иреште.
Чыганак: t.me/mincult_rt