tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Яз Гүзәле» проектының иҗади этабы узды
Казанда «Яз Гүзәле» проектының иҗади этабы узды

Казанда «Яз Гүзәле» проектының иҗади этабы узды

Казан дәүләт энергетика университетында «Яз Гүзәле» республикакүләм мәдәни-эстетик проектының иҗади этабы узды. Бу этапта төрле төбәкләрдән килгән студент кызлар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтте.

Катнашучылар милли стильдә чыгышлар тәкъдим итеп, тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында сәхнә осталыгын, артистик мөмкинлекләрен һәм үз-үзләрен сәхнәдә тәкъдим итү культурасын күрсәтте. Чыгышлар җыр, бию һәм шигырь уку форматында башкарылды.

Алдагы көннәрдә катнашучыларны аш-су әзерләү конкурсы һәм интеллектуаль биремнәрне үтәү этабы көтә. Финалга кадәр жюри студентларның иҗади мөмкинлекләреннән тыш көнкүреш күнекмәләрен дә бәяләячәк.

Финал 9 апрельдә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. Анда «Яз Гүзәле – 2025» титулы иясе билгеле булачак.

  • «Яз Гүзәле» проекты Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук «Идел» Яшьләр үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул милли мәдәниятне саклау, яшьләр арасында татар халкының традицияләрен популярлаштыру максатында үткәрелә. Быел ул XVI тапкыр уздырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*